ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2007 ел
чәршәмбе
26 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендәге республиканың Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы узып баручы елда соңгы утырышын үткәрде.

25
декабрь, 2007 ел
сишәмбе
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең федераль мәгариф стандартыннан милли компонентны төшереп калдыруга юл куярга ярамаганлыгы турындагы фикерен хуплады.
24 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев өч законга кул куйды.

24
декабрь, 2007 ел
дүшәмбе
24 декабрь көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең ТР Идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллинга полиция генерал-лейтенанты погоннары тапшырды.

21
декабрь, 2007 ел
җомга
21 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ике законга кул куйды.

21 декабрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы утыз дүртенче утырышы дәвам итә. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Прокуроры Кафил Әмиров ТР Конституция һәм Югары мәхкәмәләре, ТР Хисап палатасы, РФ һәм ТР Иҗтимагый палаталары, РФ Федерация Советы вәкилләре катнаша.


20
декабрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе

20 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтү кичәсендә, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев филармония коллективына котлау сүзләрен җиткерде. Илбашы тантанага тормыш птәше Сәкинә ханым белән килгән иде.


19
декабрь, 2007 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдинне һәм Россия Федерациясе мөселманнарын Корбан бәйрәме белән тәбрик итте. Үзенең тәбрикләү телегаммасында Татарстан Президенты Россиянең барлык мөселманнарына исәнлек-саулык, бәхет, иминлек, бөтен игелекле эшләрендә зур уңышлар теләде.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхаковка Корбан бәйрәме уңаеннан котлау телеграммасын юллады.


18
декабрь, 2007 ел
сишәмбе

18 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкаланың Казансу елгасы ярында яңа йортлар төзү проекты белән танышты. Казан шәһәре хакимияте заказы буенча, киләчәктә елганың уң як ярында яңа торак йортлар һәм эшлекле үзәкләр балкып чыгачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International