ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2007 ел
дүшәмбе

17 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясенең VIII съезды тәмамлангач, Татарстан Президенты, партиянең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев федераль һәм республика матбугатына биргән интервьюсында съезд нәтиҗәләре турында сөйләде.


14
декабрь, 2007 ел
җомга
14 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Иран Ислам Республикасы чит ил эшләре министры Манучехр Мотакки белән очрашты. Минтимер Шәймиев ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен билгеләү өчен даими эшче комиссия төзеләчәген хәбәр итте, аны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин җитәклиячәк.

14 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә РФ Кораллы көчләренең Тыл башлыгы - РФ оборона министры урынбасары Владимир Исаковны кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм Бөтендөнья татар конгрессының IV съезды кунакларына котлау телеграммасы җибәрде. 
"Бөтендөнья татар конгрессы форумы янәдән Казанда җәмәгатьчелекнең дәрәҗәле вәкилләрен, Россия һәм чит илләрдән күп санлы кунакларны җыйды. Анда катнашучыларга үзенчәлекле тарихи һәм рухи мирасны, татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуның актуаль бурычлары турында фикер алышырга туры киләчәк".
14 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Татарстаннан "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе исемлеге аша бишенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына үтүче депутатларны кабул итте.

13
декабрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
13 декабрь көнне Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының дүртенче корылтаеның пленар утырышы башланды. Җыен Татарстан һәм Россия гимннары белән ачылып китте. Корылтайда якын һәм чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм республикадан 700дән артык делегат катнаша, 217 кунак килгән.

12
декабрь, 2007 ел
чәршәмбе
12 декабьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә дөнья күләмендә танылган "ПрайсвотерхаусКуперс" ("PwC") компаниясе вәкилләрен кабул итте. Әлеге компаниянең Россия Федерациясендәге генераль директоры Петер Герендаши һәм аның хезмәттәше Стенли Рутның Татарстан җитәкчесе белән очрашуга килүе бер дә очраклы түгел – Казанда "PwC" компаниясенең вәкиллеге ачыла.

11
декабрь, 2007 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев илдәге соңгы сәяси процессларны илебез лидеры нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирүче хәлиткеч вакыйгалар дип атады. "Соңгы вакытта, аеруча соңгы тәүлекләрдә илдә мөһим хәлиткеч сәяси процесслар бара. Аларның бәһасе - дәүләтнең тотрыклылыгын тәэмин итү һәм аның алдагы язмышы турында кайгырту", - дип белдерде "Интерфакс" агентлыгына Минтимер Шәймиев.
11 декабрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Иран Ислам Республикасы генераль консулы Реза Багбан Кондорины кабул итте. Реза әфәнденең Татарстан җиренә тәүге тапкыр аяк басуы.

10
декабрь, 2007 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев РФ Президенты постына Дмитрий Медведев кандидатурасын күрсәтүне хуплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International