Бүген Казанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы узды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре территориясендә Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында киңәшмә уздырды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырышның төп темасы 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасы хакында фикер алышу булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Эхо Москвы” радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән очрашты.
Бүген Казанның “Корстон” КСКК мәйданчыгында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Кырым Республикасы Министрлар Советы рәисе Юрий Гоцанюк, Татарстан Республикасының элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” беренче күп телле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Болгар тарих-археология комплексында булдылар. Аларны ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” беренче күп телле белем бирү комплексы объектлары төзелешенең барышы белән танышты.
Бүген Казанда С.Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче утырышы узды. Көн тәртибендә бердәнбер мәсьәлә “Татарстан Республикасы Президентының республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасы” булды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, РФ ФҖ Федерациясе әгъзалары, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, ТР Хисап палатасы рәисе һәм аудиторлары,муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре һәм башкалар катнаша.