ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы башланыр алдыннан, традиция буенча, Яңа ел алдыннан уздырылучы “Теләкләр чыршысы” акциясе узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, чакырылганнар катнашты.

 


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу Елына старт бирү тантанасы узды. 

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, РФ ФҖ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт органнары, җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре, фән, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре катнашты.

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XIV съезды узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин һәм башкалар катнашты. 


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Нәкъ 50 ел элек, 1969 елның 13 декабрендә, булачак автогигантның сәнәгать мәйданчыгында экскаватор беренче чүмеч җирне казып алды. “КАМАЗ” заводын төзү тарихы турында бүген автогигантның 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта Татарстанның беренче президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев искә алды.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев элеккеге Мәскәү мэры Юрий Лужковның вафатына бәйле федераль һәм республика ММЧ журналистлары белән очрашты.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Ратушасында Ватан Геройлары көненә багышланган традицион тантана узды, ул Россиядә ел саен 9 декабрьдә уздырыла.

Тантанага татарстанлы Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары чакырылган иде. Шулай ук анда үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның туганнары һәм якыннары, гаилә әгъзалары катнашты.

Бүген Казан Кремлендә Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президенты Эчке эшләр Идарәсенең  Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләре белән эш итү департаменты башлыгы Юрий Шевяков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов  катнашты.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2-9 декабрьдә Казанда “Астрономия һәм дөнья мирасы”  халыкара форумы уза. Анда 19 илдән халыкара экспертлар, Халыкара астрономия берлеге вәкилләре, профильле академия институтлары  һәм РФА үзәкләре, Циолковский исемендәге Россия космонавтика академиясе, илкүләм һәм төбәк академияләре, Россия һәм чит илләр астрономия обсерваторияләре  җитәкчеләре һәм әйдәп баручы галимнәре катнаша.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Казанда “Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен” язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумы узды. Аны “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме һәм ТР Фәннәр академиясе оештырды.

Форумда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International