ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.  


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча күчмә киңәшмә уздырды.


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген  Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең хатыны Сәкинә Шакирова белән Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Казанның КНИТУ-КХТИ бинасында урнашкан 55нче сайлау участогында тавыш бирде. 


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Казан федераль университетының Попечительлек советы залында “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумының финал сессиясе булды. Аның нәтиҗәләре буенча экспертлар форумның программалы документын – гуманистик принципларны үстерү һәм саклау юллары турындагы Казан декларациясен имзаладылар.


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген кич Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе,  ЮНЕСКОда Россиянең даими вәкиллеге өлкән киңәшчесе Дмитрий Княжинский, РФ Тышкы эшләр министрлыгының тарих-документаль департаменты директоры Александр Кузнецов белән очрашты.

Бүген “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумының экспертлар панель утырышында дискуссияләр Казан Ратушасында дәвам итте.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Бүген Казан Ратушасында «Тотрыклы үсеш императивы буларак, кешелекне саклап калу» халыкара форумының экспертлар панелендә әңгәмә үтте. "Кешелек тарихын саклауда ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы роле" темасына беренче әңгәмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКОның Мәрхәмәт ихтыяры илчесе, «Халыкларны саклап калу өчен» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы Александра Очирова, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты директоры Владимир Цветнов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаштылар.  


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Фәннәр академиясе, “Яңарыш” республика фонды, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, “ТИСБИ” идарә университеты оештырган “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумы ачылды. Форум кысаларында халыкара фәнни-гамәли конференция, гуманитар куркынычсызлык өлкәсендә дөньякүләм танылган белгечләр катнашында экспертлар панель утырышы уздырыла.

Форум яңа гуманизм төшенчәсен аңлау, кешелекне саклау мәсьәләләренә, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, мәдәни мирас объектларының дөньякүләм универсаль кыйммәтләре проблемаларына, гуманитар куркынычсызлык төшенчәсен билгеләүдәге алымнарга, шулай ук аны тәэмин итү ысуллары һәм механизмнарына багышланган. Форумның темасы һәм проблематикасы ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова тарафыннан хупланган.

Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы бүген КФУның Попечительләр советы залында узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе урынбасары Александр Дзасохов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, “Халыкны саклап калу өчен” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы, “Хатын-кызның киләчәге” халыкара хатын-кызлар үзәге” халыкара иҗтимагый оешмасы президенты, ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова катнашты.


20
август, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Раифа Богородица ирләр монастыренең архимандриты Всеволодның вакытсыз үлүе уңаеннан Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның кайгысын уртаклашуын белдерде.


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Болгар музей-тыюлыгында кунакханә комплексы төзү һәм Идел яры буенда уңайлыклар булдыру буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International