Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм чит илләр мөселман руханилары белән очрашты һәм Россиядә мөселман дини мәгарифе системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президенты Идарәсе башлыгының эчке сәясәт буенча урынбасары Михаил Белоусов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Мөселманнары диния нәзарәте үзәге рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөфтиләре шурасы рәисе, Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равиль Гайнетдин һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре комплексы территориясендә Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, аның урынбасары Светлана Персова, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Гадел Хөснетдинов катнашты.
“Үлемсез полк”акциясендә кырык биш мең кеше катнашты, ул бүген Казанда узды. Кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын тоткан иде. Бу олы йөрешнең башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.
Бүген Казанда Ирек мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм парады узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Җиңү көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалында Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салдылар.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында, Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы чара булды.
Бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.
Аны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм "Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, "Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин озата йөрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев быел февраль аенда “Казан Кремле” музей-саклаулыгының Туп сарае музеенда ачылган “Сугышчы рухы. Скифлардан - Алтын Урдага кадәр” күргәзмәсендә булды. Экспозициядә Краснодарск краеның Шабанов халык музее җыелмасыннан - кораллар, билбаулар, купшы итеп бизәлгән ат кирәк-яраклары, хәрби көнкүреш походы әйберләре, бизәнү әйберләре, эш кораллары бар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Болгарда күчмә киңәшмәдә катнашучылар – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан, Болгардагы “Казан каймасы” истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-саклаулыгында булды, анда ул ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында күчмә киңәшмә уздырды.