ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Төзелеш комплексы бүген - республика икътисадый үсешенең нигезе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пирамида" комплексында үткән Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чарасында белдерде.

Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министры вазыйфаларын башкаручы Леонид Ставицкий,ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук төзелеш компанияләре җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар катнашты. 


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Су саклау зоналары кысаларында “Аккош күле” урман паркын реновацияләү һәм төзекләндерү эшләрен тантаналы рәвештә башлап җибәрде.

Бу чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика археологиясе ветераны Наталья Аксенованы Россия археологларының рәсми булмаган һөнәри бәйрәмнәре – Археологлар көне белән котлады.

“Яңарыш”фондының Рәхмәт хатын, Минтимер Шәймиев исеменнән чәчәкләр һәм бүләкне Наталья Аксеновага ТРның Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова тапшырды.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында булды.


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәрьям-ана иконасы китерелгән урында яңадан торгызылучы собор нигезенә истәлекле таш салынды.

Таш һәм киләчәк буыннарга мөрәҗәгать салынган капсуланы салу тантанасын Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл уздырды. 

Татантана башланганчы Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Кремленең Благовещенск соборында тантаналы литургия уздырды. 

Бу чара православие бәйрәме – Изге Мәрьям-ана иконасы китерелү истәлеге көненә багышланды.

Бүген яңадан торгызылган тарихи бина - Галиев йортында, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте урнашкан бинада, Болгар ислам академиясе төзелешенә багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучылар - Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Россиянең югары мөфтие, Россия Федерациясе  Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  яңартылган Галиев мәчетендә булдылар.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл  Татарстан Республикасына рәсми визиты кысаларында Свияжск утрау-шәһәренә барды. Аны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Свияжск Богородице-Успенский ирләр монастыре настоятеле  игумен Силуан һәм башкалар озата йөрде.  


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ИКОМОС (Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау советы) эксперты, Европа советы эксперты, профессор, Демокрит исемендәге Университет докторы, архитектура тарихчысы Алкивиадис Препис белән очрашты.


15
июль, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды. Ул "Яңарыш" фонды ярдәмендә төзелә торган ике объекттагы эш барышы белән танышты.


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанның Иске Аракчино поселогындагы  Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булды. Бу гыйбадәтханә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, рәссам-монументалист Илдар Ханов (1940-2013) тарафыннан төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International