ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2016 ел
җомга

Казанда 29 июньнән 2 июльгә кадәр Россиянең VI Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы уза, анда Россиянең 25 төбәгеннән 250 вәкил катнаша. Алар арасында зур махсуслаштырылган һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлар бар.

Бүген “Корстон” комплексы мәйданчыгында Форумның пленар утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның тышкы коммуникацияләр бүлеге башлыгы Рамазан Альпаутов (Мәскәү), ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет президиумы әгъзасы, РФАнең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин, Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге (Мәскәү), Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов чыгыш ясадылар.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2025 елга кадәр чорга Россиянең дәүләт һәм милли сәясәте стратегиясендә өстенлекле бурычлар арасында этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын, рекреацион зонларны үстерү мәсьәләләре аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.   

Утырыш Казан Кремленең вәкиллек корпусында узды һәм этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын, рекреацион зонларны үстерү мәсьәләләренә багышланды.   

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шул исәптән республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы буенча федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыклары, республика һәм муниципаль музейлары һәм музей-тыюлыклары, халык сәнгате һөнәрләрен үстерү үзәкләре, туризм өлкәсендәге мәгариф оешмалары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы җитәкчеләре, этномәдәни, дини иҗтимагый оешмалар лидерлары, туризм  индустриясе, экспертлар бергәлеге вәкилләре, республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия тектрын сәхнәсендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы кысаларында Виктор Степанцов җитәкчелегендә Булактагы Яшьләр театры тарафыннан куелган «Краснобай» спектакле премьерасы булды.

Премьераны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «ЛУКОЙЛ» ГАҖ һәм «РИТЭК» АҖ Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, республикабыз башкаласы һәм районнары кешеләре, Мәскәүдән, Волгоградтан, Самарадан, Пермьнән премьерага дип килгән «РИТЭК» хезмәткәрләре карады.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында Федерация Советында Татарстан Республикасыннан вәкилләр булган сенаторларны Яровая-Озеров закон проектлары пакетын "раслаудан тыелырга" өндәде.


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген “Kazan-Arena" стадионында IV республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга 800 ләп волонтер хезмәт күрсәтте.

Россиядәге иң киң күләмле ифтарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чарага Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да килгән иде. Мәҗлескә чакырылганнар арасында мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр шактый булды. Татарстан районнары мөхтәсибәтләренән аерым автобуслар белән килүчеләр дә күп иде.


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев «Рубин» футбол командасының баш тренеры Хавьер Грасиа һәм «Рубин» футбол клубы президенты, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән очрашты.


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа бинасы ачылды. Аны РФ суд системасын үстерү федераль максатчан программасы кысаларында төзеделәр.

Яңа хөкем йорты ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Идел буе федераль округы буенча Арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков һәм башкалар катнашты.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Кешеләрне һәм үз эшеңне нык ярату – милләттәшебез, күренекле хирург Ренат Акчуринның уңышы нигезендә менә шул сыйфатлар ята. Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә дөньякүләм танылган кардиохирург Ренат Акчуринга багышлап төшерелгән "Йөрәккә якын" ("Близко к сердцу") документаль фильмын тәкъдим итү чарасында бу хакта берничә тапкыр кабатланды.

Презентация чарасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда М. Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янында Александр Пушкин һәйкәле каршында Рус теле көне уңаеннан һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 217 тулуга багышланган шигъри митинг узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре, мәдәният, фән һәм республика җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.


3
июнь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә РФ Федераль Собраниесенең Хезмәттәшлек буенча парламентара комиссиясе һәм Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе әгъзалары белән очрашты.  

Анда Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе рәисе урынбасары Эрмине Нагдалян, Әрмәнстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Есаян, Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе фракцияләре әгъзалары катнашты. Россиядән – ФС Федераль корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзаидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитет әгъзасы Николай Рыжков, Россия Федерациясенең Әрмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Иван Волынкин, РФ ФС комитетлары әгъзалары, Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстандагы әрмәннәр җәмгыяте вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International