ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
ТР икътисад министры, Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча төбәк комиссиясе рәисе Марат Сафиуллин Идарәче кадрларны әзерләү буенча Президент программасында катнашучылар белән очрашты.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан узган елның 25 гыйнварында имзаланган Указы нигезендә ТР энергетика комиссиясе ТР тарифлар буенча комитеты итеп оештырылганнан соң 18 июльдән тулы көченә эшли башлаган әлеге комитет идарәсе тарафыннан 2261 тариф һәм 6421 индекс, шулай ук республиканың 956 муниципаль берәмлеге күзлегеннән коммуналь хезмәтләргә һәм торак бинага түләү региональ стандартларының 13251 күрсәткече кабул ителгән, законда каралган тәртиптә 2009 елга барлык тарифлар һәм индекслар да билгеләнгән.

4
февраль, 2009 ел
чәршәмбе
Россия хәрбиләре тиз­дән дүрт төрле механик кул сәгатьләренә ия булачак.
3 февраль көнне ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уку-өйрәнү комплексы базасында янгыннан коткару спорты буенча ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кубогына V Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды.
Бүгенге көндә Татарстанда индустриаль парклар өлкәсендә төзелүче эре инфраструктура проектлары Югары технологияләр өлкәсендәге IT-парк һәм “Химград” технополисы.

3
февраль, 2009 ел
сишәмбе
Моннан 5 ел элек, 2004 елның 5 февралендә,Татарстан башкаласында“Идея” инновацияле-җитештерү технопаркы сафка басты.
7 - 8 апрель көннәрендә Россия Ислам университетында (РИУ) Ислам дисциплинасы һәм гарәп теле буенча II Бөтенроссия олимпиадасы узачак. Чара РИУ белән Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә булышлык итү фонды белән берлектә оештырыла, дип белдерә Ислам.ру сайты.
3 февраль көнне Татарстан Илбашы Минтимер Шәймиев Яшел Үзән муниципаль районына эш сәфәре кылды.

2
февраль, 2009 ел
дүшәмбе

2 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында Муниципаль хезмәт вазифалары реестры хакында" Татарстан Республикасы Законының 2нче маддәсе 3нче өлешенең үз көчен югалтуын тану турында"гы Татарстан Республикасы Законын имзалады.
Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.


30
гыйнвар, 2009 ел
җомга
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә республика дәүләт теле- һәм радиотапшырулар каналларында: "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе", "Татарстан "Яңа гасыр" радиосы, "Татарстан" ГТРК, "Россия радиосы" радиосында бушлай эфир вакытын бүлү буенча жирәбә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International