ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2009 ел
дүшәмбе
Казанда 2013 елгы Универсиада авылы һәм спорт объектлары төзелешенә федераль бюджеттан 7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

6
февраль, 2009 ел
җомга

Уфага РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советы һәм Идел буе федераль округының гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча Иҗтимагый советының утырышында катнашырга килгән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев икътисади кризис нәтиҗәсендә Татарстан һәм Башкортстан бертөрле катлаулы хәлдә калды, дип белдерде, - дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

6 февраль көнне башкаланың “Казан ярминкәсе” ААЌендә “Арт-галерея. Казан-2009” дип исемләнгән проект старт алды.
11–15 февральдә Бангалорда (Џиндстан) «Аэро Џиндстан -2009» Халыкара авиация-космос күргәзмәсе үтәчәк. Күргәзмәдә “Казан вертолет заводы” ААЌ вәкилләре катнашачак. Бу хакта бүген предприятиедә хәбәр иттеләр.
6 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Уфада узачак РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советы утырышында катнаша.
6 февраль көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Югары Ослан муниципаль районында эш сәфәрендә.
5 февраль көнне ТР Фәннәр академиясендә тантаналы рәвештә Россия Фәне көне билгеләп үтелде.
5 февраль көнне Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Контроль идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Кульба белән очрашты.
Күптән түгел РФ Пенсия фондының ТР идарәсе ярдәме белән "РФ Пенсия системасы нигезләре" дигән 2 томлык дөнья күрде. Киң катлам гражданнар даирәсенә исәпләнгән бу китап бүген коллегия утырышы алдыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка презентацияләнде.

5
февраль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2009 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы белем бирү һәм фән үзәкләрендә уку һәм стажировка узу хокукын бирә торган грантын алу өчен конкурста катнашырга документлар кабул ителә башлау турында игълан итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International