9 февральдә Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышы узды. Бу утырыш, башкаларыннан аермалы буларак, гадәти булмаган формада башланып китте. Республика советы әгъзалары һәм чакырылган кунаклар җиңел атлетика буенча РФ атказанган тренеры Ольга Павлова, легендар спортчы, Дәүләт Советы депутаты Светлана Демина, Пекинда узган Олимпия уеннарының көмеш призеры Елена Мигунова һ.б. кушылып зарядка ясады.
9 февральдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокук актлары регистры турында"гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.
7 февраль көнне Фән көне алдыннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Органик һәм физик химия институтында булды.