17 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың нефть башкаласына эш сәфәрендә Әлмәтнең социаль өлкә объектларын карады. Шулай ук эш сәфәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев та катнашты.