20 февраль көнне Татарстан Президенты ТР Әтнә муниципаль районына эш сәфәре кылды.
18 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Новгордта узган округ киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота һәм Россия Федерациясе оборона министры Анатолий Сердюков үткәрде.