25 февраль көнне Казанга Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак, "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды" дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин һәм РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Круглик килде.
24 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Түбән Кама Нефтехим" ачык акционерлык җәмгыятенең полиолефин заводында полиэтилен производствосын ачу тантанасында катнашты.
21 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Ватанны саклаучылар көненә багышланган Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты.