ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2009 ел
шимбә

21 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Ватанны саклаучылар көненә багышланган Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты.

21 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны хөрмәтләп искә алу һәм Мәңгелек утка чәчәкләр кую өчен Җиңү паркына барды.
21 февраль көнне Казан танк училищесы территориясендә “хәрби” хәрәкәтләр башланды. Хәрби хезмәткәрләр һәм курсантлар Бөек Ватан сугышы чоры формаларын киеп, театральләштерелгән тамашада катнашты. Ә училищеның спорт стадионы “сугыш кыры”на әйләнде, анда Бөек Ватан сугышы вакыты вакыйгалары тасвирланды.

20
февраль, 2009 ел
җомга
19 февраль кйнне “Идея” технопаркы 5 еллыгын үзенең ышанычлы партнерлары белән зурлап билгеләп узды. Биредә узган беренче юбилей тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
19 февраль көнне ТР Икътисад министрлыгы коллегиясенең чираттагы утырышында ТР Мәдәният һәм ТР Юстиция министрлыклары хисап тотты. Утырышта исә узган ел нәтиҗәләре һәм 2009-11 елларны күздә тотып төзелгән план-фаразлар каралды, ведомстволарның максатчан өстенлекле программалары тикшерелде.

20 февраль көнне Татарстан Президенты ТР Әтнә муниципаль районына эш сәфәре кылды.


19
февраль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Инде хәбәр ителгәнчә, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 18 февральдә Кытайның Харбин шәһәрендә кышкы Универсиаданы ачу тантанасында катнашты. Әлеге Студентлар спорты бәйрәмендә дөньяның 50 дән артык иленнән спортчылар катнаша.
Татарстан Республикасының сайлау комиссияләре системасы дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сайлауларына әзер. Бу хакта кичә ТР Њзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин Россия ЊСК белән үткән видеоконференциядә белдерде.
19 февраль көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә “Федераль дәүләт мәгариф стандарты – күп милләтле җәмгыятьнең ныклы үсешенең стратегик ресурсы: Россия Федерациясе субъектларының закон инициативасы” темасына багышланган парламент тыңлауларында катнаша.
Быел Казанның югары хәрби команда училищесына 90 ел тула. Училищеда бу уңайдан бәйрәм чаралары башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International