ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2009 ел
җомга
Россия астрофизигы, Россия Фәннәр академиясе академигы Рәшит Сөнәев Фәйсал король (Согуд Гарәбстаны) исемендәге халыкара фәнни премиягә лаек дип табылган.
7-20 февраль көннәрендә Казанда Ф.Шаляпин исемендәге XXVII Халыкара опера фестивале узачак. Ђлеге уңайдан бүген М.Ќәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында матбугат очрашуы булды. Театрның директор урынбасары Юрий Ларионов, опера бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хәйбуллина, дирижер Марко Боэми, режиссер, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Михаил Панджавидзе быелгы фестивальнең үзенчәлекләре белән таныштырды.
29 гыйнвар ТР Дәүләт Советы Рәисе – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Минзәлә муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аны Минзәлә районы башлыгы Георгий Куприянов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Хафиз Салихов озатып йөрде.

29
гыйнвар, 2009 ел
пәнҗешәмбе
“ТЮРКСОЙ” халыкара оешмасы генераль директоры Дюсен Касеинов ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева исеменә Рәхмәт хаты юллады, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Давос (Швейцария) Икътисади форумына нигез салучы һәм җитәкчесе Клаус Шваб быел июнь аенда Татарстан башкаласына киләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Давоста Клаус Шваб белән очрашуы вакытында килешенгән. Икътисади форум җитәкчесе татар милли бәйрәме Сабантуйны күрергә теләк белдергән.

28
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе
27 гыйнвар көнне Федерация Советында закон чыгаручылар Президиумы Советы утырышы тәмамланды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм закон чыгаручылар Советы рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
27 гыйнвар көнне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең министрлыкның узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2009 елга куелган бурычларга багышланган утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә күп эш башкарыла, яңа төрле техник чаралар, технологияләр барлыкка килә, нәтиҗәдә, вакытында мониторинг үткәрү мөмкинлеге булдырыла, дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Смоленск һәм Калинград митрополиты Кириллны Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы итеп сайлануы белән котлады.


27
гыйнвар, 2009 ел
сишәмбе
Бүгенге катлаулы шартларда республиканың икътисади үсеше белән идарәдә дәүләт сәясәтен эшләүче Икътисад министрлыгыннан статистик мәгълүматлар һәм анализдан тыш, тагын да җентекле аналитик эшчәнлек таләп ителә. Бүген бу хакта министрлыкның ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белдерде.
27 гыйнвар көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия китапханәләргә ярдәм итү буенча Иҗтимагый комитетның чираттагы утырышында катнаша, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International