29 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан метрополитенының алтынчы станциясен - "Җиңү проспекты"н ачты. Тантанада шулай ук республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың 2009 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын 48 процентка финанслауны тәэмин итәргә әзер булуын раслады.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Халыкара олимпия комитеты президенты Жак Роггедан хат килде. Анда утырышы Лозанна шәһәрендә узган Халыкара олимпия комитетының Олимпия ордены Советының Минтимер Шәймиевны Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен орден белән бүләкләү турында карар кабул итүе хакында хәбәр ителә.