Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Халыкара олимпия комитеты президенты Жак Роггедан хат килде. Анда утырышы Лозанна шәһәрендә узган Халыкара олимпия комитетының Олимпия ордены Советының Минтимер Шәймиевны Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен орден белән бүләкләү турында карар кабул итүе хакында хәбәр ителә.
19 декабрь көнне Чаллыда Россия Хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә кризис шартларында Россиядә автомобиль төзелеше тармагына ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, шулай ук илнең эре автомобиль предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты.
17 декабрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Ростехнология" генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашты.
15 декабрьдә өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык өченче утырышы үз эшен дәвам итә. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.