ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2009 ел
якшәмбе
12 гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы йомгаклау коллегиясен уздыра. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР мәгариф идарәләре башлыклары, гомумбелем бирү учреждениеләре директорлары катнаша.
Татарстанның мәдәни тормышы узган ел шактый истәлекле вакыйгалар, эшләнгән эшләр, яулаган үрләре белән истә калырлык. Бүген ТР Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева 2008 елгы эшчәнлеккә багышланган хисап чыгышында әнә шуларга тукталды.

10
гыйнвар, 2009 ел
шимбә
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, Россия тарихчы-архивчылары җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Индус Таһиров, шулай ук ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, республика һәм муниципаль архивлар җитәкчеләре катнашты.

8
гыйнвар, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Татарстан Республикасының икътисадын дөньякүләм финанс кризис шартларында үстерүне тәэмин итү буенча Республика комиссиясе утырышы узды. Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары, республиканың зур предприятие җитәкчеләре катнашты.

7
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе
6 гыйнвар көнне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда ел нәтиҗәләре буенча министрлык җитәкчесе Мидхәт Курманов чыгыш ясады.
6 гыйнвар көнне ТР Министрлар Кабинетында ТР икътисад министры Марат Сафиуллин катнашында брифинг үткәрелде. Республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында барган әлеге чарада министр журналистларны 2008 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә алдан ясалган якынча нәтиҗәләре белән таныштырды.

3
гыйнвар, 2009 ел
шимбә
3 гыйнвар көнне Буэнос-Айреста планетаның төп марафон ралли-рейды – “Дакар-2009” башлана. Њз тарихында беренче мәртәбә Көньяк Америка таулары буйлап узачак ярышларда “КАМАЗ-Мастер” командасының өч “сугышчан” экипажы стартка чыгачак.
3 гыйнварга каршы төндә Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Казанга кайтачак. Самолет Казан аэропортына 1.35 сәгатьтә төшәчәк.

29
декабрь, 2008 ел
дүшәмбе

29 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан метрополитенының алтынчы станциясен - "Җиңү проспекты"н ачты. Тантанада шулай ук республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


26
декабрь, 2008 ел
җомга

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың 2009 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын 48 процентка финанслауны тәэмин итәргә әзер булуын раслады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International