ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе
13 гыйнвар көнне «Казан» милли мәдәният үзәгендә ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең коллегия утырышы булды. Узган ел йомгакларына һәм 2009 ел бурычларына багышланган әлеге утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволары, прокуратура вәкилләре дә катнашты.

13
гыйнвар, 2009 ел
сишәмбе
РФ Премьер–министры Владимир Путин 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетын төзү турындагы боерыкка кул куйды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы узган елгы эшчәнлеге өчен югары бәягә лаек. Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 13 гыйнвар көнне министрлыкның Хөкүмәт йортында узган коллегия утырышында әнә шулай дип белдерде.
13 гыйнвар көнне Россия Президенты Дмитрий Медведев күп балалы ата-аналарны “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләде. 2008 елның 13 маенда дәүләт башлыгы Указы нигезендә гамәлгә куелган бу орден беренче тапкыр тапшырыла. Бүген Кремльдә беренче тапкыр “Ата-ана даны” ордены ияләре – Россиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Якутия, Курган өлкәсе, Ростов өлкәсе, Омск өлкәсе, Дагыстан).

13 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Гаилә кодексын имзалады.

12 гыйнвар көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Фәннәр академиясе бинасында йомгаклау коллегиясен уздырды. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, ТР мәгариф идарәләре башлыклары, гомумбелем бирү учреждениеләре директорлары катнашты.

12
гыйнвар, 2009 ел
дүшәмбе
ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бүген Прокуратурада алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.
Россиялеләрнең яшәү минимумына керүче азык-төлек продуктларының минималь җыелмасы бәясе 2008 елның декабрь аенда Россия буенча уртача алганда 1,1 процентка кыйммәтләнгән һәм ай ахырына аена бер кешегә 2116 сум тәшкил иткән. Бу хакта дәүләт статисткасы Федераль хезмәте хәбәр итә.

11
гыйнвар, 2009 ел
якшәмбе
Республикада кече бизнесның эре һәм урта предприятиеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлегенең уңай мисалы булып мәйданында 100 дән артык арендачы предприятиеләр урнашкан «Мастер» Кама индустриаль паркы санала. Ђмма икътисади кризис җилләре аның киләчәк эшчәнлеген томан астына куя.
Бабаларыбыз тарафыннан Болгар җирендә Ислам динен кабул итүгә 1120 ел тулу уңаеннан, 13 гыйнварда истәлекле чаралар узачак, дип белдерә Islamrt.ru сайты. Бу көн хиҗри ел исәбе буенча мөхәррәм аеның 16нчы көненә туры килә һәм әлеге уңайдан Россия мөселманнарының Њзәк Диния нәзарәте тантаналы җыен оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International