8 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев яңадан оештырылган Лаеш, Менделеевск һәм Нурлат муниципаль районнары муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының һәм әлеге муниципаль районнарның территориясендә югарыда аталган муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарының милек йөкләмәләрен билгеләүче җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы органнарның милек йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турындагы ТР законын имзалады.
6 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве вазифасын бирү турында" гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды.
6 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасының авария-коткару хезмәтләре һәм авария-коткару формированиеләре турында"гы Татарстан Республикасы Законының 8 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды.
4 октябрь көнне Минтимер Шәймиев Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Динамо-Казан” чирәмдәге хоккей командасы коллективын, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Әсгать Сәфәровны, “Динамо-Казан” клубы президенты Рәшит Гобәйдуллинны, “Динамо-Казан” командасының баш тренеры Араик Маргарянны Россиянең алты мәртәбә чемпионы исеменә лаек булулары белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
2 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Азнакай районы Советының чираттан тыш утырышында Татарстанның социаль өлкәсенә кагылышлы берничә мөһим белдерү ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдингә Ураза бәйрәме уңаеннан котлау җибәрде.