ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе

16 октябрьдә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында, РФ субъектлары эчке эшләр министрлыклары, идарәләренең штаб бүлекчәләре башлыкларының, идарә эшчәнлеген камилләштерү проблемалары буенча бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узды.


14
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген физик культура һәм спорт, спортта югары казанышларны үстерү, 2014 елда Сочида булачак XXII Кышкы Олимпия һәм XI Кышкы Паралимпия уеннарын үткәрүгә әзерлек буенча президент Советының РФ Дәүләт Советы президиумы белән бергә уртак утырышында катнашты.

13
октябрь, 2008 ел
дүшәмбе

13 октябрьдә Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Федераль космос агентлыгы җитәкчесе Анатолий Перминов белән очрашты.

13 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү турында" һәм Әлмәт муниципаль районының Яңа Никольский һәм Урсала авыл җирлекләрен үзгәртеп кору һәм "Әлмәт муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында"гы ТР законнарын имзалады.

11 октябрьдә Казан Ратушасында 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиаданы әзерләү һәм үткәрүгә хокук биргән контракт имзаланды. Россия, Татарстан һәм Казан өчен мөһим булган әлеге контрактка FISU президенты Джордж Киллиан, FISU генераль секретаре Эрик Сайтронд, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары И.Шувалов, Россия студент спорты берлеге президенты Олег Матыцин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин кул куйды һәм быел шул мәсьәләгә нисбәтле 1 июньдә имзаланган килешү үзенең көчен югалтты.

11 октябрьдә РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Казанның спорт объектлары белән танышты. Бу сәфәрдә Шуваловны һәм икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллинаны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.


9
октябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
9 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Баскет-холл" сараенда "Уңыш-2008" тантанасында катнашты. Бәйрәм авыл тормышын чагылдырган сәхнәләштерелгән җырлы-биюле күренешләр белән ачылды.
9 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм "Әлки муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында"гы законны имзалады.

8 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев яңадан оештырылган Лаеш, Менделеевск һәм Нурлат муниципаль районнары муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының һәм әлеге муниципаль районнарның территориясендә югарыда аталган муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарының милек йөкләмәләрен билгеләүче җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы органнарның милек йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турындагы ТР законын имзалады.


7
октябрь, 2008 ел
сишәмбе

6 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве вазифасын бирү турында" гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International