ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2008 ел
дүшәмбе
4 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев яңадан оештырылган Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Апас, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Теләче, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының һәм әлеге муниципаль районнарның территориясендә югарыда аталган муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарының милек йөкләмәләрен билгеләүче җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы органнарның милек йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турындагы ТР законын имзалады.

4
октябрь, 2008 ел
шимбә

4 октябрь көнне Минтимер Шәймиев Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Динамо-Казан” чирәмдәге хоккей командасы коллективын, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Әсгать Сәфәровны, “Динамо-Казан” клубы президенты Рәшит Гобәйдуллинны, “Динамо-Казан” командасының баш тренеры Араик Маргарянны Россиянең алты мәртәбә чемпионы исеменә лаек булулары белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


3
октябрь, 2008 ел
җомга
3 октябрь көнне Казанның Петербург урамында "Әкият" татар дәүләт курчак театрының яңа бинасына нигез ташы салынды. Бу тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

2
октябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе

2 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Азнакай районы Советының чираттан тыш утырышында Татарстанның социаль өлкәсенә кагылышлы берничә мөһим белдерү ясады.


30
сентябрь, 2008 ел
сишәмбе
Ураза бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең республика мөселманнарына
МӨРӘҖӘГАТЕ.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдингә Ураза бәйрәме уңаеннан котлау җибәрде.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Мөфти Госман хәзрәт Исхаковка изге Ураза бәйрәме уңаеннан котлау һәм иң күркәм теләкләр җибәрде.

29
сентябрь, 2008 ел
дүшәмбе
28 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чираттагы ялыннан кайтты. Искәртеп үтәбез, Минтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Төркия Республикасының курортында 7 сентябрьдән башлап ял итте.

22
сентябрь, 2008 ел
дүшәмбе
22 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР Конституциясенең 76 һәм 94 маддәләре һәм ТР Бюджет кодексы нигезендә, ТР Дәүләт Советына "2009 ел һәм 2010-2011 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы, шулай ук "2009 ел һәм 2010-2011 еллар план чорына Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында"гы закон проектын рәсми җибәрде һәм кирәкле күрсәтмәләргә кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International