ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2008 ел
дүшәмбе
19 сентябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев авыл хезмәтчәннәрен 6 млн.тонна ашлык суктырып алу белән котлады.

16
сентябрь, 2008 ел
сишәмбе
15 сентябрьдә Төркия Республикасы Президенты инициативасы буенча, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гюль телефоннан сөйләште.

8
сентябрь, 2008 ел
дүшәмбе
2008 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиев тормыш иптәше белән Төркия Республикасына ял итәргә китте.

4
сентябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе

3 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Казаноргсинтез" ААҖе оешуга 50 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Быел Татарстан һәм Россия нефть химиясе флагманнарының берсе тагын бер дата - беренче продукция эшләп чыгаруга 45 ел тулуны билгеләп үтә.


1
сентябрь, 2008 ел
дүшәмбе

1 сентябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанның Яңа Савин районында 177нче мәктәпне ачу тантанасында катнашты.

ТР Президенты “Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының структурасы һәм хезмәткәрләренең санына үзгәрешләр кертү турында”гы Указга кул куйды. 2008 елның 29 августында имзаланган әлеге Указ ТР Президенты Аппаратында эшләүчеләрнең санын киметүне күздә тота.


30
август, 2008 ел
шимбә
Бүген, Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү тантаналары кысаларында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда, халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен ияләренә тапшыру булды. Тантанада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.
Бүген Казанда 1000 еллык мәйданында - төзекләндерелгән скверда Хәйриячегә һәйкәл ачылды. Ул ТР Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән, аларның гаилә акчасына куелды. Хәйрияче һәйкәле скульптор Асия Миңнуллина җитәкчелегендәге скульпторлар төркеме тарафыннан эшләнгән. Бронзадан коелган һәйкәл игелек кылучы, җиккән атка арба тагып, арбасына балалар утыртып йөрткән бабайны гәүдәләндерә. Хәйрияче образында Татарстан һәм Россиядә данлыклы меценат Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов чагылыш тапкан.
Бүген Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итә. Казанда узучы төп бәйрәм чараларыннан берсе - Казанның Киров районындагы Петров Паркында элеккеге "Стрела" стадионы урынында Спорт сарае ачылышы булды. Әлеге тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Киров районы башлыгы Айрат Нуретдинов, "Ак Барс" хоккей клубы вице-президенты Равил Шәвәлиев һәм башкалар катнашты.

29
август, 2008 ел
җомга
29 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Пекинда узган XXIX Олимпия Уеннарының Россия олимпия җыелма командасы әгъзалары - Татарстан вәкилләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International