ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2008 ел
чәршәмбе
27 августта Татарстан Илбашы Минтимер Шәймиев Алексеевскида бистәнең 300 еллыгы уңаеннан юбилейга багышланган чараларда булды.
26 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Чирмешән муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәрдә республика Илбашын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров озатып йөрде.

26
август, 2008 ел
сишәмбе

2008 елның 23 августында синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы Пекиндагы 2008 елгы Олимпиадада алтын медальләр яулады. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиев синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасына котлау телеграммасы җибәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

25 август Татарстан Фәннәр академиясе бинасында, Ислам Фәннәр академиясенең "Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр һәм инновацияләр. Сәясәтчеләр һәм галимнәрнең якынаюы" XVI халыкара конференциясенең тантаналы ачылышы узды. Анда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Шәймиев мөрәҗәгать итте.

21
август, 2008 ел
пәнҗешәмбе
21 август Татарстанның Лаеш муниципаль районында ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август конференциясе уза. Аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР Президент аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте федераль органнарының территориаль структуралары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башкалар катнаша.

18
август, 2008 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Пекинда узучы Олимпиадада каршылыклар аша 3000 метрга йөгерүдә алтын һәм бронза медальләр яулаган Татарстан җиңел атлетлары - Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм Екатерина Волкованы тәбрикләде.

13
август, 2008 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Чаллы шәһәрендә сәламәтлек саклау өлкәсенә багышланган эш сәфәре, күптән түгел файдалануга кертелгән ашыгыч медицина ярдәме станциясе белән танышуы нокта куйды.

12
август, 2008 ел
сишәмбе
12 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республиканың Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре сәламәтлек саклау өлкәсенә багышланды. Иң элек Минтимер Шәймиев Халыкара Амбулатор Диализ үзәгенең Чаллы шәһәрендәге "Евромедик" исемле филиалында булды.

9
август, 2008 ел
шимбә

8 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты.


8
август, 2008 ел
җомга
8 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә, ТР Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Көн тәртибенә "2009-2011 елларда ТР да экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча республика максатчан программасы" проектын карау мәсьәләсе куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International