5 октябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча Фәррахов Айрат Зәки улы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев чирәмдәге хоккей командасы коллективына, "Диномо" җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка, клуб президенты Рөстәм Сабировка, баш тренер Араик Маргарянга Россия чемпионы исемен яулауга бәйле рәвештә котлау телегараммасы җибәрде.