ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
6 сентябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев гарәп илләренең сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль Берлеге президенты, Fransabank Group компанияләр төркеме башлыгы Кассар Аднан җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
6 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Казан" милли-мәдәният үзәгендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгын - ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министр Рафис Хәбибуллинны шәхси составка тәкъдим итте.

5
сентябрь, 2007 ел
чәршәмбе
5 сентябрь көнне Казанның "Корстон" комплексында XVII "Газ, нефть сәнәгате, энергетика һәм югары элемтә технологияләре" "CITOGIC-2007" халыкара конгрессы эшли башлады. Тантаналы ачылышта һәм конгрессның пленар утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

4
сентябрь, 2007 ел
сишәмбе
4 сентябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Актаныш агрегат заводы" ЯАҖ эшчәнлеге белән танышты.

3
сентябрь, 2007 ел
дүшәмбе
3 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ауразия Үсеш банкы (АҮБ) идарәсе Рәисе Игорь Финогенов белән очрашты.

30
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе
30 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы яңартылган мәйданда тантаналы төстә иҗади интеллигенция әһелләренә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды.
30 августта чал тарихлы башкалабызның бу символының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы рәисе Олег Морозов, РФ Хисап палаты рәисе Сергей Степашин, "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Владимир Якунин, Транспорт министры урынбасары Евгений Москвичев һ.б. катнашты.

29
август, 2007 ел
чәршәмбе
Татарстанда спорт үсешен күзаллап оештырылган чараларның берсе Үзәк стадионда футбол-җиңел атлетика манежы ачылышына багышланды. Әлеге тантананың мактаулы кунагы - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булды.
Аэропорттан Казанга керү юлында тиздән мәһабәт ике спорт корылмасы калкачак. 29 августта биредә Теннис үзәге һәм Су спорты сарае комплексы төзелешенә беренче нигез ташы салынды. Тантанада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан мэры Илсур Метшин, РФ теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, "ТАИФ" компанияләр төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Синтез" ватерпол командасы капитаны Ирек Зиннуров һ.б.катнашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев халыкара класслы спорт мастеры Екатерина Волкова һәм аның тренеры Василий Мастровка котлау телеграммасы җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International