ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2005 ел
җомга
Яңарак кына “Казан” Халыкара аэропортына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин самолеты төшеп утырды. Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Фрадков, Идел буе –Урал хәрби округы башлыгы Владимир Болдырев, ТР буенча Баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, башка рәсми затлар каршы алды.

9
август, 2005 ел
сишәмбе
9 август көнне Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында РФ икътисади хезмәттәшлек һәм сәүдә министры Герман Греф “КАМАЗ” компаниясе төркеме предприятиеләрендә булды. Программада “Кама индустрия паркы - Мастер” ААҖ проектын тәкъдир итү, “КАМАЗ” автомобильләре күргәзмәсе һәм “КАМАЗ-Дизель” предприятиесендә булу каралган иде.

8
август, 2005 ел
дүшәмбе
8 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы Валерий Шанцевның вазифаларына керешү тантанасында катнашачак. Төбәкнең яңа башлыгы Түбән Новгород ярминкәсенең Герб залында ант итәчәк.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев губернатор Михаил Сергеевич Евдокимовның төстә һәлак булуы сәбәпле, аның туганнары, якыннары һәм Алтай крае халкының кайгысын уртаклаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

6
август, 2005 ел
шимбә
5 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ауропа мөселман берлеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Ауропа илләрендә яшәүче мөселманнарның проблемалары, шулай ук аларның башка конфессия вәкилләре белән үзара мөнәсәбәтләре тикшерелде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, “Ауропа мөселман берлеген төзү – вакыт таләбе”. Республика башлыгы фикеренчә, бүген төп диннәр арасындагы багланышлар аек акыллы кешеләрне илдә барган вакыйгаларга битараф калдыра алмый, килеп туган проблемаларны чишүнең юлларын эзләүгә этәрә.

5
август, 2005 ел
җомга
4 августта “Пирамида” мәдәни- күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “Мәгариф - яңа меңьеллыкта” Республика август конференциясенең пленар утырышы булды.

4
август, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, төбәкләрне тигезләү сәясәте перспективасыз һәм бүген РФ субъектларына карата финанс-икътисади тигезләү омтылышларыннан китәргә вакыт дип ышана ул. “Бөтенесен үзәкнең финанс коралы аша тотып калу торгынлыкка китерә, беренче чиратта, дотацион төбәкләрнең үзләрен”, - диде М.Шәймиев “Интерфакс”ка биргән интервьюсында.

29
июль, 2005 ел
җомга
29 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ транспорт министры Игорь Левитин реконструкциядән соң Казанның шәһәр яны вокзалын тантаналы ачуда катнашты. Әлеге чарада шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ вице-президенты Сергей Козырев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, Горький тимер юллары башлыгы Виктор Сехин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, Горький тимер юлларының Казан бүлекчәсе башлыгы Иван Белов һәм башка рәсми затлар катнашты. Бәйрәм митингында шәһәр яны элемтәсендә пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча Казан дирекциясе хезмәткәрләре җыелды.
29 июльдә Казан елга портында 140 миллион сумга төшкән заманча пассажир причалларын ачу тантанасы булды. Анда РФ транспорт министры Игорь Левитин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Премьер-министр урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов катнашты.

28
июль, 2005 ел
пәнҗешәмбе
27 июльда “Казан” халыкара аэропортында Татарстан башкаласына ике көнлек визит белән килгән РФ транспорт министры утырган самолет төшеп утырды. Кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International