30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Хөкүмәте Рәисенең ярдәмчесе Геннадий Фадеев белән очрашты.
Геннадий Фадеев ТР Президенты белән очрашуны шәрехләп, Татарстан лидерына сәясәтче буларак рәхмәтлемен, күпмилләтле республика Казан юбилеен конфессияара ызгышлардан тыш каршы ала диде.