ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2005 ел
җомга
Халыклар бердәмлеге көнендә – тынычлык, татулык һәм шәфкатьлелек бәйрәмендә – Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиника хастаханәсендә булды.

2
ноябрь, 2005 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате.

1
ноябрь, 2005 ел
сишәмбе
1 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Курулташ Ташкент Казандагы Төркия Республикасы Генераль консуллыгының канцелярия һәм мәдәни үзәк бинасын ачуда катнаштылар.

28
октябрь, 2005 ел
җомга
28 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советы сессиясе утырышында “РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм үзара вәкаләтләр бүлешү” турында Шартнамәнең яңа проекты күпчелек тавыш белән хупланды.

27
октябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
26 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасына рәсми сәфәр белән китте. Сәфәр программасында КР Президенты Нурсолтан Назарбаев, Казакъстан Республикасы Парламенты Мажилиса депутатлары белән очрашу планлаштырылган.

25
октябрь, 2005 ел
сишәмбе
24 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкала ратушасында Казан шәһәренең яңа оештырылган муниципаль берлеге вәкиллекле органы утырышында катнашты. Тавыш бирү һәм муниципалитетның вәкиллекле органына җитәкче сайлангач, ТР Президенты депутатлар алдында чыгыш ясады. «Җирле үзидарә органнарына сайлаулардан соң, республика үзенең үсешендә яңа сәяси этап башлый», - дип билгеләп үтте ул.

21
октябрь, 2005 ел
җомга
21 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанның архитектур йөзен камилләштерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, беренче вице-премьер Равил Моратов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, архитектура-проектлау оешмалары, архитектура остаханәләре җитәкчеләре катнашты.

19
октябрь, 2005 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казакъстан һәм Россия мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән тынычлык һәм дуслыкны ныгытуда, халыклар арасында үзара ышаныч тудыруда зур өлеш кертүдә актив эшчәнлеге өчен Казакъстан Республикасы Президентының 2005 елгы Дәүләт дуслык һәм прогресс премиясенә лаек булган, дип хәбәр итә Казакъстан Президентының матбугат хезмәте.

17
октябрь, 2005 ел
дүшәмбе
17 октябрьдә Казанга РФ Социаль иминият фонды рәисе Галина Карелова килде. “Казан” аэропортында аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов һәм РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рәшит Галимов каршы алды.

14
октябрь, 2005 ел
җомга
Хөрмәтле ватандашлар!
16 нчы октябрь көнне без сезнең белән барлык җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаячакбыз. Республика тарихында беренче мәртәбә җирле хакимият халыкның үз кулына бирелә. Без сәяси тормышта яңа чорга аяк басабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International