ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2005 ел
җомга
Хөрмәтле ватандашлар!
16 нчы октябрь көнне без сезнең белән барлык җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаячакбыз. Республика тарихында беренче мәртәбә җирле хакимият халыкның үз кулына бирелә. Без сәяси тормышта яңа чорга аяк басабыз.

13
октябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Геннадий Батанов Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең административ бинасын ачу тантанасында катнашты.
Яңа бинаны ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Минтимер Шәймиев аны намуслы хезмәтләре белән үзләрен пенсия акчалары белән тәэмин иткән һәм пенсия яшенә җиткән кешеләргә хөрмәт билгесе дип атады.
13 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Геннадий Батанов белән очрашты. Г.Батанов Казанга РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең яңа административ бинасын ачу тантанасына килгән иде.

10
октябрь, 2005 ел
дүшәмбе
7 октябрьдә башкаланың “Баскет-холл”ында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналар узды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев шушы уңайдан Казанга җыелган Татарстан агросәнәгать комплексының биш меңнән артык вәкилен котлады. Уңыш бәйрәмендә шулай ук РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
8 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин очрашу вакытында 2001-2006 елларга республиканың социаль-икътисади үсеш Федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру, җирле үзидарә турындагы федераль закон үз көченә кергәч, муниципаль берләшмәләрнең мониторингы, шулай ук ТР Хисап палатасы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.
Якын арада Татарстан Президенты 2006 елга ТР Бюджеты проектын республика парламентына тикшерүгә җибәрәчәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин белән очрашу вакытында ТР Президенты Минтимер Шәймиев хәбәр итте. Татарстан башлыгы салым түләүләренең арту тенденциясе турында сөйләгәндә, агымдагы елның республика бюджеты арттырып үтәләчәк, дип билгеләп үтте.

6
октябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
5 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев танылган теннисчы, Россиянең атказанган спорт мастеры Марат Сафинны кабул итте. Очрашуда Татарстанның һәм Россиянең төрле спорт структураларының теннис спорты үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышынды. Анда Профсоюзлар конфедерациясе рәисе Владимир Щербаков, “Теннис үзәге” спорт-сәламәтләндерү комплексы (Мәскәү) директоры, теннисчының әтисе Мубин Сафин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һ.б. катнашты.

26
сентябрь, 2005 ел
дүшәмбе
26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев Балтач районы “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Гәрәев Хәмит Гәрәй улын "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

21
сентябрь, 2005 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Башкортостан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимовка Башкортостан халык шагыйре Мостай Кәрим вафаты сәбәпле тугандаш башкорт халкының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.

20
сентябрь, 2005 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия теннисы федерациясе Президенты, Россиянең теннис буенча җыелма командасы капитаны Шамил Тарпищевны һәм теннисчылар Елена Дементьева, Динара Сафина, Анастасия Мыскина һәм Вера Душевинаны 18 сентябрьдә Парижда үткән дәрәҗәле дөнья теннисы турнирында җиңүләре белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International