Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында Казан университеты ишегалдында «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган истәлек тактасын ачу тантанасы булды. Истәлек тактасы обсерватория бинасының диварына куелды. Шундый ук истәлек такткасы ТР Зеленодольск районы Октябрьский бистәсендә урнашкан В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә дә урнаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танҗу Билгич белән очрашты, ул Татарстанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.
Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операция геройлары катнашты.
Бүген Казанда Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасындагы Мәңгелек ут янына чәчәк салу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, кайбер яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, хәрбиләр катнашты.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышланды (шагыйрь 138 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә туган).
Бүген Казанда Россия Федерациясендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты, ул үз вазыйфаларына 2023 елның 1 октябрендә керешкән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгына багышланган тантаналы утырышта катнашты. Утырыш ТР Фәннәр академиясенең актлар залында, бу көннәрдә Казанда уза торган «Урал-Идел буенда археология фәнен үстерү нәтиҗәләре һәм перспективалары» чаралары кысаларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 12 нче Республика ифтарында катнаштылар. Чара «Казан Экспо» ХКҮдә узды.
Быел күргәзмә үзәгендә бөтен Татарстаннан 12 мең мөселман җыелды. Ифтарны оештыручылар гадәттгечә - ТР Мөселманнары диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган Авылым» милли-туризм комплексы. Аларга 700гә якын ихтыярый ярдәм итте.