ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев адресына  Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлаулар килү дәвам итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү белән котлады.

РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү белән котлады.

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет дәүләт академия театры сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт бүләге ияләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин катнашты. 

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 131 ел тула. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Г.Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. 


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуы белән котлады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуы белән котлады. 

"Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Ихлас йөрәктән Сезне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуыгыз белән котлыйм, - диелгән котлау телеграммасында. - Бу Сезнең туган республикагыз һәм халкыгыз иминлеге өчен күп кырлы, чиксез бай, нәтиҗәле хезмәтегезгә хаклы рәвештә югары бәя". 

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең дәүләт бүләге – Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеменә лаек булды.


22
апрель, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан халыкларының III съездында Рамазан Абдулатипов Минтимер Шәймиевкә Дагыстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен  “Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казанда ачылган Татарстан халыкларының III съездында чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International