ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары, кинорежиссер, РФ халык артисты Клим Лаврентьев белән очрашты, ул Казанга РФ кинематографистлар берлегенең ТР төбәк бүлеге отчет-сайлау конференциясендә катнашу өчен килде.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты. 


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Екатеринбургка Борис Ельцинның Президент үзәген ачуда катнашу өчен килде.

Тантанада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты. 


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе салым органныры төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара С.Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Татарстан буенча ФСХ идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, салым хезмәте ветераннары һәм башкалар катнашты. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 2016 елга “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” комплекслы проектын гамәлгә ашыруга багышланган чаралар исемлеген төзү буенча киңәшмә уздырды.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Казан федераль университетының Актлар залында Казан университетының нигезләнү көненә багышланган КФУ гыйльми советының тантаналы киңәйтелгән утырышы узды.

Ул символик вакыйга белән аталды – ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевкә “Казан (Идел буе) федераль университетының шәрәфле докторы” исеменә истәлек билгесен тапшыру.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Россиянең танылган язучысы, драматург, тарихчы Эдвард Радзинский белән очрашты.


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унөченче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенә үзгәртү турындагы указны имзалады.

Бу хакта бүген ул Казан Кремлендә ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең беренче утырышында белдерде. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашында киңәйтелгән форматта узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International