ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә ТР Конституциясе көне һәм республика Конституция суды оештырылуга 15 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш узды.

Утырышны ачып, Илдар Халиков анда катнашучыларны  Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 23 ел тулу уңаеннан котлады.

3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан Кремленең Вәкиллек корпусының утырышлар залында ТРда Террорчылыкка каршы комиссиясе һәм ТР Куркынычсызлык советының уртак утырышы узды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Куркынычсызлык советы әгъзалары, муниципаль берәмлек башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРда Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте.  

Бу чара Чистай шәһәрендә узды, анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Молдавия Республикасының Гагаузия автоном-төбәк берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Гагаузия делегациясе әгъзалары катнашты.

17
октябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уникенче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Әлегә илебезнең дини мәгарифе һәм руханиларны әзерләү дәрәҗәсе гамәлдәге өндәүләрне уңышлы үтәргә мөмкинлек бирми, шуңа күрә бүген безнең бурыч – Россия өчен традицион исламны ныгыту буенча Россия мөселманнары руханиларын берләштерерлек һәм абруйлы чит илләр галимнәренең позицияләрен ныгытырлык эре фәнни, белем бирү һәм рухи үзәк булдыру. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Болгарда "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте. 

Бүген Болгарда "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылды.

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Казанның "Корстон" комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды, аның барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Бүгенге катлаулы шартларда без Татарстанның үз халкын югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алуын исбатладык”, - дип белдерде.
Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Татарстанда ХХ-ХХI гасырлар чигендә гуманитар фәннәр” темасына фәнни конференция ачылды. Ул ТР Фәннәр академиясенә нигез салучы һәм аның беренче президенты Мансур Хәсәновның тууына 85 ел тулуга багышланган иде.
Конференция кысаларында рус телендәге 6 томлы “Татар энциклопедиясе”н презентацияләү булды.

Бу чарада галимнәр, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР парламенты депутатларыннан тыш, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Конференциянең ачылу өлешенә ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов рәислек итте.
Бүген Казанның Арча кыры зиратында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәсәнов каберендә бюст ачу тантанасы узды.

Мансур Хәсәнов озак еллар партия һәм совет органнарында эшләде, Татарстан Министрлар Советы рәисе урынбасары һәм беренче урынбасары булды. Ул халык мәгарифе, сәнгать, сәламәтлек саклау, фән һәм мәдәният, физкультура һәм спорт, журналистика һәм иҗат берләшмәләре үсешенә бик зур өлеш кертте. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты булды. Татар энциклопедиясе институтына низез салды, аның беренче директоры булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International