Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Фикрәт Табиев белән хушлашу чарасында катнашты.
Фикрәт Табиев совет гаскәрләренең чикләнгән континенты Әфганстанда булган елларда бу илдә СССР илчесе булып эшләгән. Моңарчы ул КПСС обкомының беренче секретаре вазыйфасында 19 ел буена Татарстанга җитәкчелек иткән.
Бүген Татарстанның хәзерге заман тарихында парламентаризмны торгызуның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта «Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» мактаулы тамгасы беренче мәртәбә тапшырылды.
Беренче бүләкләрне Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре Индус Таһиров, Валентина Липужина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев алды.
Барлык чакырылышлар Татарстан Республикасы депутатларының һәм җәмәгатьчелегенең Татарстанның хәзерге заман тарихында парламентаризмны торгызуның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы бүген Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды.
Чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, XII чакырылыш Татарстан Республикасы Югары Советы депутатлары һәм аларның тарихи дәвамчылары – республика Дәүләт Советының барлык биш чакырылышы депутатлары катнашты.
Шулар арасында 700 кунак – Россия регионнары парламентлары җитәкчеләре, Россия Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, кайбер чит илләр парламентлары вәкилләре.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка һәм Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументына чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.