Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаеының пленар утырышында чыгыш ясады.
https://shaimiev.tatarstan.ru/index.htm/ppub/2109759.htm
https://shaimiev.tatarstan.ru/tat/index.htm/ppub/2109759.htm
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Мәрьям ананың Казан иконасы табылуга 443 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бүген Болгар шәһәрендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев рәислегендә борынгы шәһәр территориясендә «Кара пулат» спектаклен кую мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды.
«Кара пулат» – Болгар архитектурасының мөмкин кадәр сакланып калган һәйкәле. Объект XIV гасырда төзелгән һәм суд функциясен үтәгән. «Кара пулат» бинасына шул исемдәге операның нигезенә салынган легенда бәйләнгән. Сюжет буенча, Тамерлан сугышчылары 12 болгар кызын яулап алалар һәм хан кызы кем булуын ачыкларга булалар. Моның өчен алар әсирләрне таш палатага алып ут төртергә карар кыла, чөнки хан кызы утта янмый.
Операның премьерасы 2015 елда К. Тинчурин исемендәге театрда узган. Композиторы – Эльмир Низамов, либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре РенатХарис. 7 еллык паузадан соң спектакльне К.Тинчурин исемендге театр театры күрсәтә һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.
Элегрәк Минтимер Шәймиев опера авторларының борынгы Болгар шәһәре территориясендә open-air форматында (ачык һавада) спектакль куюны оештыру инициативасы белән чыккан иде. Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Болгар музей-тыюлыгында берничә локация карады, шул исәптән «Хан сарае» һәм «Кара палата» территорияләрен дә. Проектны гамәлгә ашыруга бәйле оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, театр эшлеклеләре, Болгар музей-тыюлыгы вәкилләре, Спас районы җитәкчелеге катнашты.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, спектакль Болгар территориясендә куелу мөселман изге урыннарын популярлаштыру өчен зур әһәмияткә ия. «Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу – бөтен дөнья өчен, кыйммәте булган күренекле урын. Һәм безгә кешеләрдә тарихны өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен проектлар кирәк», – диде ул.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ассызыклаганча, «Кара палата» бинасы киләчәк куелышның нигезе булырга тиеш. «Бу – таяныч ноктасы. Безнең бай тарихыбыз бәйле урыннарның берсе. Заманча техник мөмкинлекләр һәм театраль формалар кулланып, без бу тарихны кешеләргә матур итеп күрсәтә алабыз. Без моны ничек итеп сыйфатлы һәм эчтәлекле эшли алуыбыз турында уйларга кирәк», – дип өстәде Минтимер Шәймиев.
Шулай ук Минтимер Шәймиев проектны гамәлгә ашырганда һәр объектка карата ЮНЕСКОның катгый чикләүләре булуын исәпкә алырга кирәклегенә игътибар итте. Аерым алганда, биредә бернинди радикаль корылмалар һәм объектларның үзгәрүенә юл куелмый. «Без элек тә бу кагыйдәләрне бозмадык, алга таба да шулай булачакбыз. Бу эшкә бик сак карарга кирәк», – дип белдерде ул.
Ирада Әюпова үз чиратында билгеләп үткәнчә, табигый локацияләрдә «Кара пулат» куелышы, конкрет объектка бәйле рәвештә, бу урынны вакыйга туризмы ягыннан тагын да кызыклырак һәм җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Мәдәният министры шулай ук «Кара пулат» куелышы борынгы шәһәрдә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган бердәнбер проект түгел, дип билгеләп үтте. «Без әлеге музей комплексының эш концепциясен бераз яңадан карарга телибез. Бу локацияләргә яшьләрне тагын да күбрәк җәлеп итәчәк һәм аларны борынгы Болгар, Татарстан Республикасы һәм тулаем Россия Федерациясе тарихын өйрәнергә этәрәчәк проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла», – дип аңлатты министр.
Аның сүзләренә караганда, төп концепция – бу урында төрле интерактив формаларны кертү. Бу – квестлар оештыру һәм Идел буе Болгары территориясендә булган төп вакыйгаларны театральләштерү. «ЮНЕСКОның һәр объектының үз идарә планы бар. Төп бүлекләрнең берсе – әлеге объектны популярлаштыру. Һәм безнең эш Болгарны популярлаштыру өчен яңа формалар һәм форматлар эзләүне күздә тота», – диде Ирада Әюпова.
Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII бөтенроссия съездының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вице-спикеры, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев нәшрият продукциясе һәм мәгариф проектлары күргәзмәсен карадылар.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Фатыйх Сибәгатуллин белән хушлашу мәрәсимендә катнаштылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Кемерово өлкәсе – Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда татар халык бәйрәме Сабантуйда булдылар.
Искәртик, быел бәйрәм Казанның өч мәйданчыгында – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында узды.
Милли ишегаллары кунакларны бәйрәмнең барлык урыннарында да уеннар һәм иҗади мастер-класслар, Татарстан муниципаль районнары продукциясе күргәзмәләре, кулдан эшләнгән эшләнмәләр ярминкәсе белән каршы алды.
Кунаклар өчен халык күңел ачулары, гадәттәгечә ярышлар каралган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасы янында Александр Сергеевич Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында мелиорация системасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Тантана башланыр алдыннан ул баллар залы фойесында урнашкан «Татарстан Республикасында мелиорация үсеше тарихы» фотокүргәзмәсе белән танышты.
Бәйрәм кунакларына – дәүләт органнары, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренә, шулай ук тармак ветераннарына һәм хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы мелиорациясенең 100 еллыгы» дигән документаль фильм да күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында «Фарид Мухаметшин. Виражи судьбы» китабы тәкъдир ителде.
Китапханә фойесында Фәрит Мөхәммәтшин эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев һәм башкалар катнашты.