Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
18
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
ТР буенча эчке эшләр министры "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орденына лаек булды
Россия Президенты Указы нигезендә ТР буенча эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров "Законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуда куйган хезмәтләре, оператив-хезмәт эшчәнлегендәге югары күрсәткечләр өчен" IV дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде.
Иске Казан җирлегендә "Сәләт" үзәге яшьләренең I республика җыены узачак
21-22 июнь көннәрендә, Иске Казан җирлегендә (Биектау районы), сәләтле балалар һәм яшьләрнең республикакүләм җыены узачак.
17
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
Фәрит Мөхәммәтшин: "Ирекле дружиналар оештыруда халыкның үзенең катнашуы кыйммәт"
17 июньдә ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты үзенең күчмә утырышын республиканың Яшел Үзән районында уздырды. Утырышның көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә Яшел Үзән, Лаеш, Югары Ослан һәм Биектау муниципаль районнарында хокук бозуларга каршы профилактика алып бару белән бәйле законнарны тормышка ашыруга багышланган иде. Комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов берничә эшче төркеме белән берлектә әлеге районнардагы хәлне өйрәнгән.
Камил Исхаков: "Казанны Россиянең Ислам башкаласы дип атап була"
17 июньдә Казан Ратушасында башланып киткән Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советының 27 нче утырышы, Россиядә беренче тапкыр буларак, Казанда үткәрелә. Казан исә бу оешмада 1992 елдан бирле әгъза-күзәтүче сыйфатында.
Мәскәүдә Сабантуйга әзерләнәләр
16 июньдә Люберцыда Мәскәү өлкәсендә Сабантуй бәйрәмен оештыру комитеты утырышы булды. Утырыш Люберцы муниципаль районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ирина Назарина рәислегендә узды. Асылда, бу - 20 июньдә шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында узачак Сабантуй бәйрәмен оештыру комитетының соңгы утырышы.
М.Шәймиев:"Татарстанның Ислам илләре белән хезмәттәшлек буенча салынган ныклы нигезе бар"
17 - 19 июньдә Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советының 27 нче утырышы, Россиядә беренче тапкыр буларак, Казанда үткәрелә. Казан исә әлеге оешмада 1992 елдан бирле әгъза-күзәтүче сыйфатында һәм Россиядә тагын шундый ук дәрәҗәгә Грозный шәһәре (Чечен Республикасы) ия.
ТР Президенты салымнар турындагы өч законга кул куйды
17 июньдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Оешмаларның милкенә салымнар турында"гы Татарстан Республикасы Законының 3 маддәсе 1 пунктына үзгәрешләр кертү хакында", "Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы Законының 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү хакында"гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.
"Созвездие-Йолдызлык" "Россия гаиләсе-2009" милли премиясенә лаек булды
"Созвездие-Йолдызлык" "Россия гаиләсе-2009" милли премиясенә лаек булды. Бүләк 27 июнь - Халыкара яшьләр көнендә, Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Петровский залында тапшырылачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Казанда "Дини оешмалар һәм җәмгыять" дигән конференция бара
17 июньдә ТР Эчке эшләр министрлыгының Менжинский исемендәге Мәдәният үзәгендә республиканың протестант оешмалары вәкилләре "Дини оешмалар һәм җәмгыять: аларның бер-берләренә йогынтысы һәм үзара җаваплылык" дигән темага конференция уздыра. Форум эшендә ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе вәкилләре, шулай ук Мәскәүдән кунаклар катнаша.
Чаллы делегациясе Кытайга китте
Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Шаньдун провинциясенең Ляочен шәһәренә китте.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз