ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2009 ел
җомга
19 июньдә "КАМАЗ"да Череповецның "Северсталь" ААҖ металлургия комбинаты делегациясе булып китте. Кадрлар буенча дирекция эшләре идарәсе башлыгы Иван Пушкарев һәм кадрлар буенча дирекция эшләре идарәсенең беркетмәләр төркеме менеджеры Максим Калацейны "КАМАЗ" ААҖнең Тышкы сәүдә компаниясе беркетмәләр бюросының эш тәҗрибәсе кызыксындырды.
Якынлашып килүче Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, "Ак чәчәкләр" II республика бәйгесе Татарстанның сәламәтлек сагында торучыларны "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгенә туплады. 19 июньдә биредә конкурсның җиңүчеләре игълан ителде.
19 июньдә Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Югары судының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Бу чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Югары суды рәисе урынбасары Владимир Соловьев, ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов катнашты.
19 июнь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниасти җитәкчелегендәге Франция Республикасы делегациясе белән очрашты.
2013 елда Казанда Универсиада үткәрү өчен, Казан шәһәре хакимияте һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, инглиз телен, икътисад нигезләрен һ.б. юнәлешләрне белгән компетентлы кадрларга ихтыяҗ өйрәнелеп, әзер белгечләргә өстәп, хәзерге вакытта төрле юнәлештәге 1152 белгечкә кытлык булуы беленгән.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, социаль ипотека буенча торак төзелешендә тоткарлыклар килеп чыгуда гаепле кешеләр җавап тотачак. Бу хакта Хөкүмәт башлыгы бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Бу атна азагында Башкортстан вәкилләре күрше төбәкләрдә үтәчәк Сабантуй бәйрәмнәренә бара.
19 июньдә Казанда "Мәгълүмати куркынычсызлыкның Халыкара аспектлары" - "Инфофорум Евразия-2009" дип исемләнгән бишенче Евразия форумы ачыла. Моңарчы "Инфофорум" ике мәртәбә Казакъстанда һәм ике тапкыр Мәскәүдә узган иде.
Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендә Сабантуй 20 июньдә үтәчәк. Халкыбызның олы бәйрәме Сабантуйга тоснолылар һәрвакыттагыча киң колач белән әзерләнә. Ул быел Ленинград өлкәсе Нестеров елгасы буенда узачак.

18
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
18 июнь Татарстан юл комплексы өчен үзенә бер эпоха булды – республикада бер үк вакытта 6 иң заманча асфальт заводы эшләтеп җибәрелде. Алар Швейцариянең “Амманн” асфальт бутау җайланмасы белән җиһазландырган. Арча муниципаль районында заводны җибәрү церемониясендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International