ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2009 ел
якшәмбе
Түбән Камада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында "ТАНЕКО" ААҖ компаниясе акционерларының гомуми еллык җыелышы булды.

29
май, 2009 ел
җомга
29 май көнне Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының IV съезды булып узды. Бу чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
29 майда "Forbes" журналы бизнес өчен Россиянең иң яхшы шәһәрләре исемлеген бастыра. Казан янә лидерлар бишлегенә кертелгән.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентлары иртәгә - 30 майда 1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне алдыннан - "Сәламәт һәм бәхетле балачак" дип аталган акция уздырырга ниятли.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 18-20 июньдә "Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.

28
май, 2009 ел
пәнҗешәмбе
28 майда Татарстан парламенты депутатлары "Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын өч укылышта тулаем кабул итте.
28 майда дүртенче чакырылыш Татарстан парламенты депутатлары ТР Хисап палатасы рәисе вазыйфасына Алексей Демидов кандидатурасын раслады. Аның кандидатурасы Татарстан парламентына ТР резиденты тарафыннан, "Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында"гы законның 5 нче маддәсе нигезендә кертелде.
28 майда Татарстан парламенты депутатлары РФ Федераль Җыены Федерация Советына әгъзалыкка дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советыннан вәкил итеп күрсәтелгән Алексей Пахомов кандидатурасын хуплады.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев 28 майда Кремльдә Россиянең идарәче кадрлар әзерләү һәм белемнәрен күтәрү буенча әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты.
Россия Президенты Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының яңа составы турындагы карарга кул куйды. Дәүләт башлыгы карары нигезендә президиумның яңа составы расланды. Яңа составка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International