ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Казан шәһәре Думасының 40 нчы сессиясендә депутатлар «Казан мәдәнияте» концепциясен расладылар. Аның нидән гыйбарәт булуы хакында алдан Башкарма комитетның мәдәният идарәсе җитәкчесе Динара Камалиева аңлатма бирде.
30 апрельдә Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы уза. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның, ТР муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре (бүлекләре) башлыклары, гомумбелем бирү учреждениеләре директорларының катнашуы көтелә.

29 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кадрлар белән тәэмин итү башлыгы милиция генерал-лейтенанты Владимир Кикоть белән очрашты.


29
апрель, 2009 ел
чәршәмбе

Татарстанга танышу сәфәре белән Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия берләштерелгән корольлегенең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Анн Прингл килде. Илчене Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.

"Татнефть" компаниясе “Россиянең иң яхшы 100 компаниясе. Экология һәм экология менеджменты” конкурсында өченче тапкыр лауреат булды. Моннан тыш компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов “Ел экологы” мактаулы билгесе белән бүләкләнде.
Казанның Универсиадага әзерлек барышы белән танышу өчен килгән FISU генераль секретаре Эрик Сантрон белән җәйге Универсиадалар директоры Марк Вандеплас, «Татмедиа» агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр итүләренчә, әзерлек темпларыннан канәгать.

28
апрель, 2009 ел
сишәмбе
28 апрельдә Казанда Кыргызстанның халык язучысы Чыңгыз Айтматовны искә алу чарасы булды. Чарада Шанхай хезмәттәшлек берлеге вәкилләре белән бергә, РФ Мәдәният министры Александр Авдеев, ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, Ч.Айтматовның тормыш иптәше Мария Айтматова, улы Илдар Айтматов һәм туганы Роза Торекул кызы Айтматова да катнашты.
“Татнефть” ААЌ Татарстанның Балык Бистәсе районы территориясендә нефть чыгара башлады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә компаниянең баш геологы Рәис Хисамов хәбәр итүенчә, биредә яңа технологияләр кулланып Шәдке чыганагын ачканнар.
Шанхай хезмәттәшлек берлегенең (ШОС) VII утырышы 2010 елда Кытайда узачак. Бу хакта бүген утырыш нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау чарасында РФ Мәдәният министры, җыенның рәисе Александр Авдеев белдерде.
27 апрельдә ТР Министрлар Кабинетында, Республика Хөкүмәте Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән РФ Мәдәният министры Александр Авдеев, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалады. Ул Казанда узган VI Шанхай хезмәттәшлек берлеге утырышы кысаларында төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International