ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2009 ел
сишәмбе
27 апрель көнне иртән Казанга FISU ның генераль секретаре Эрик Сантрон белән җәйге Универсиадалар директоры Марк Вандеплас килде. Сәфәрнең максаты – 2013 елгы җәйге Универсиада объектлары, яңа спорт корылмалары төзелеше өчен бүленгән мәйданнар белән танышу.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 25-26 апрель көннәрендә Төрекмәнстанда эш сәфәрендә булды.

27 апрель көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларының VI киңәшмәсендә катнашучылар белән очрашты.


27
апрель, 2009 ел
дүшәмбе
26 апрельдә Санкт-Петербургта елдагы "Тукай укулары" узды. Бөек шагыйрь истәлегенә багышланган тантана аның исемен йөрткән бакчада (скверда) оештырылды. Кронвер һәм Зверинск урамнары чатындагы һәйкәлле бакчага яше-карты, Казан кунаклары, рәсми вәкилләр һәм петербурглылар, милли җәмгыять вәкилләре,Телевидениенең 5 каналы, татар хәбәрчеләре килгән иде.
27 апрельдә Казанда Шанхай хезмәттәшлек берлегенең (ШХБ — ШОС) VI пленар утырышы ачылды. Ратушадагы “Милли мәдәни традицияләр һәм яшьләр” дигән исем астындагы чара РФ Мәдәният министры Александр Авдеев җитәкчелегендә уза. Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханнов һәм вице-премьер — мәдәният министры Зилә Вәлиева катнаша.
26 апрель көнне — халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Џәр елдагыча, бу көнне шагыйрь исемендәге дәүләт бүләкләренә ия булучыларның исемнәре игълан ителә.
Казанга эшлекле сәфәргә килгән РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко бүген Казан дәүләт технология университетында ТР Ректорлар советы утырышында катнашты һәм әлеге вуз студентлары белән очрашты. Аны ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, КДУ ректоры - ТР Ректорлар Советы рәисе Мәкъзүм Сәлахов һәм КДТУ ректоры Герман Дьяконов озатып йөрде.

25
апрель, 2009 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин котлавы

24
апрель, 2009 ел
җомга

24 апрель көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.

24 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Ирекле Саксония дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International