ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2009 ел
җомга
Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко кичә кич Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килде. Бүген Андрей Фурсенко Казан венчур ярминкәсендә катнаша, КДТУ-КАИ, КДТУ-КХТИ да була һәм республиканың югары уку йортлары ректорлары белән очрашачак.
23 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының Идел буе округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты. Очрашуда ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сахиева, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Марсил Галимәрдәнов, парламентта даими нигездә эшләүче депутатлар катнашты.
24 апрельдә Казанда IV венчур ярминкәсе ачыла. Узган елгы III ярминкәдә Россиянең 14 шәһәреннән 120 дән артык инвестиция компаниясе тәкъдим ителгән иде. Алар нефть, газ, химия сәнәгате, машина, җиһазлар төзелеше, энергетика, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы, биотехнологияләр кебек перспектив юнәлешләрне эченә алды.

23
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
23 апрель көнне ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында Ирекле Саксония дәүләте Премьер–министры Станислав Тиллих белән очрашты.
23 апрель көнне Татарстан Республикасы Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов суд приставлары Федераль хезмәте директоры – Россия Федерациясенең баш суд приставы Артур Парфенчиков белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталы.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, бер яктан, арбитраж судларга мөрәҗәгатьләр саны артуга шатланырга гына кирәк. Бу гражданнарның әлеге судларга ышанычының югары булуын дәлилли. Ул бу фикерен РФ Арбитраж судлары җитәкчеләренең 2008 ел йомгакларына һәм киләчәккә стратегия билгеләүгә багышланган киңәшмәсендә җиткерде.

22 апрель кичендә Казанга РФ Югары арбитраж суды рәисе Антон Иванов килде. “Казан” Халыкара аэропортында аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
22 апрельдә Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасы президиумы утырышы булды. Анда шәһәр Башкарма комитеты әгъзалары, шәһәр прокуроры, депутатлык берләшмәләре вәкилләре дә катнашты. Мэр Илсур Метшин рәислегендә барган утырышның көн тәртибенә 3 мәсьәлә куелган иде.
Татарстан “Алгарыш” програмасын гамәлгә ашыруда катнашучы читтәге партнерлары белән хезмәттәшлекнең финаслауда катнашу аша яңа ысулларын булдыра. Узган елның маенда Бонн шәһәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Германиянең академик алмашу хезмәте (DААD) арасында хезмәттәшлек һәм стипендия программасын гамәлгә ашыру турындагы килешү имзаланган иде.

22
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Бөтенроссия форумы эшендә катнаша. Халыкара сәүдә үзәгендә узучы бу җыенда Татарстанны шулай ук ТР ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев тәкъдим итә. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International