ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2009 ел
чәршәмбе

22 апрель көнне Рязаньда РФ Дәүләт Советы президиумының "Яшьләрне армиягә әзерләү системасын камилләштерү турында" дигән мәсьәләгә багышланган утырышы уза. Утырышны Россия Президенты Дмитрий Медведев үткәрә.

21 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россиянең ФСБ Контрразведка хезмәте җитәкчесе Олег Сыромолотов белән очрашты. О.Сыромолотов 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасы һәм 2014 елгы Сочидагы Олимпия уеннары куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оператив штабның җитәкчесе булып тора, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Татар яшьләре Форумы милли эшләр комитеты ярдәме белән өлкә үзәгенең “Төзүче” мәдәният сараенда үткәрелде, финанс ярдәмен Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров җитәкләгән өлкә татарлары Конгрессы күрсәтте.

21
апрель, 2009 ел
сишәмбе
22 апрельдә Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы узачак. Сессиянең көн тәртибенә 62 мәсьәлә чыгарыла.
Бу атнада Казанда IV венчур ярминкәсе уза. Татарстанда Венчур ярминкәләре уздыру тарихы 2005 елга барып тоташа. Нәкъ менә Казанның 1000 еллык юбилее елында Татарстан башкаласында I Төбәк Венчур ярминкәсе үткән иде.
22 апрель көнне 13.00 сәгатьтә яшь экологлар «Парклар маршы» Халыкара акциясе кысаларында Казанның җәяүлеләргә бирелгән Бауман урамыннан тантаналы рәвештә узачак.

20
апрель, 2009 ел
дүшәмбе
Бөек Ватан сугышында Ќиңүнең 65 еллыгына әзерлек уңаеннан, шәһәрдә булган һәйкәлләрне, истәлек такталарын һәм истәлек урыннарын быел сентябрь аена кадәр тәртипкә китерү зарур, дип белдерде бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин.
20-26 апрель көннәрендә Казанда Алмания көннәре узачак. Атналыкның ачылышы бүген ТР Милли китапханәсендә була, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
“Татнефть” ААЌнең Татарстан геология-күзәтү идарәсе (ТГКИ) Биектау, Кама Тамагы, Мөслим, Актаныш, Чирмешән һәм Нурлатны тәүлегенә 15,1 мең куб.м хуҗалыкта кулланылышлы һәм эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен ачыкланган җир асты сулары запасларын дәүләт тикшерүенә әзерләде.

17
апрель, 2009 ел
җомга
Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды капиталь ремонт прогаммасын финанслау буенча Татарстан алдындагы йөкләмәсен тулысынча үтәде. Күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен федераль бюджеттан каралган сумманың беренче траншы инде муниципаль берәмлекләргә күчерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International