ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2008 ел
чәршәмбе
ТР Президенты М.Шәймиев 6 ноябрь көнне билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

4
ноябрь, 2008 ел
сишәмбе
РФ Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

2 ноябрь кич Татарстан башкаласына 2008 ел сезонында футбол буенча Россия чемпионнары – “Рубин” уенчылары кайтты. “Казан” Халыкара аэропортында көн каһарманнарын республика Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды.


1
ноябрь, 2008 ел
шимбә

1 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Кушыл!"/"Включайся!" III Бөтенроссия балалар телевизион иҗат фестиваленда катнашучыларны кабул итте.


28
октябрь, 2008 ел
сишәмбе

27 октябрьдә кич "Джидда Конференс Палас" кунакханәсендә "Россия - Ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеменең 4нче утырышы тантаналы төстә ачылды.


27
октябрь, 2008 ел
дүшәмбе
27 октябрь көнне кич Согуд Гарәбстаны Корольлеге башкаласы Җиддә шәһәрендә "Россия - Ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеменең 4нче утырышын ачу тантанасы була. Форумда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашыр, дип көтелә.

23
октябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе

23 октябрьдә РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Кириллов Казанга килде. Татарстанга визиты барышында бүген ул Казан Кремлен, андагы Кол Шәриф мәчетен, Татарстанның табигать тарихы музеен һәм Благовещение соборын карап йөрү планлаштырылган иде.


22
октябрь, 2008 ел
чәршәмбе

22 октябрьдә өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 41нче утырышында депутат Ринат Закиров татар милли мәктәпләренең материаль хәле, аерым алганда, аларның җимерелеп бара торган биналарда урнашуын билгеләп үтте.

22 октябрьдә өченче чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы уза. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе "Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" ТР законы проекты белән бәйле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International