ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
20 ноябрь көнне "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең X съезды була. Съездда Татарстан вәкилләре нормасы - 27 делегат. Безнең республикадан партиянең Югары Совет рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, партиянең Генераль советы әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең генераль советы президиумы секретаре урынбасары Олег Морозов, Үзәк контроль-ревизия комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов катнашалар. 

20 ноябрь көнне Казанда "Корстон" сәүдә-ял комплексында Халыкара китапханәләр идеяләре форумы башланды. "Дөньякүләм мәгълүмати җирлеккә керешү шартларында китапханәләрнең имиджы" дип аталган җыен ике көн дәвам итәчәк дип көтелә.

19 ноябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Аксубай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында"гы "Минзәлә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы, "Балык Бистәсе муниципаль районы территориясе чикләрен, ТР административ-территориаль корылышына һәм "Балык Бистәсе муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турындагы, "Яңа оешкан "Яшел Үзән муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарының һәм бу муниципаль берәмлек территориясендә җирле мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнүче органнарның милек йөкләмәләре буенча бүлү актын раслау турындагы" ТР законнарын имзалады.

18
ноябрь, 2008 ел
сишәмбе

18 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ижауда Халыклар дуслыгы йортында РФ Дәүләт Советы утырышында катнаша.

18 ноябрь көнне ТР парламентында РФ дәүләт хакимиятенең белем бирү өлкәсендә идарә итүче органнар җитәкчеләре киңәшмәсе уза. Киңәшмәне РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, РФ төбәкләре закон чыгару органнары башлыклары, РФ Дәүләт Думасы һәм РФ Федераль Җыенының Федерация Советының профильле комитетлары әгъзалары, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре катнаша.


17
ноябрь, 2008 ел
дүшәмбе

17 ноябрьре Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татхимфармпрепараты" ачык акционерлык җәмгыятендә, дару төймәләрен җитештерүне тәкъдир итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.


12
ноябрь, 2008 ел
чәршәмбе
12 ноябрь көнне өченче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 42 узды. Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясады.

11
ноябрь, 2008 ел
сишәмбе

10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында, СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, татар театрының йөзек кашы саналган бөек сәхнә актеры Шәүкәт Биктимеровның 80 яшьлек юбилей кичәсендә катнашты. Тантанага Илбашы тормыш иптәше Сәкинә ханым белән килгән.


7
ноябрь, 2008 ел
җомга
7 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Хәлил Акынҗы белән очрашты.

6
ноябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Минтимер Шәймиевне "Рубин" командасының футбол буенча Россия чемпионатында җиңүе белән тәбрикләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International