28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышын үткәрде. Көн тәртибенә "Аерым категория гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чараларын күрсәтү һәм Татарстан Республикасында Гаилә елының башлангыч нәтиҗәләре" мәсьәләсе куелды.
Татарстан Ирландиянең төрле өлкәләрдәге эш тәҗрибәсе белән кызыксына. 27 ноябрьдә Татарстан һәм Ирландия арасында хезмәттәшлекне ныгыту турында Казан Кремлендә, ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең очрашуында сүз барды.
26 ноябрьдә өченче чакырылыш Дәүләт Советының кырык өченче утырышы уза. Парламент сессиясендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.
25 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Югары Ослан районында керамик эшләнмәләр җитештерү буенча "Ключищи керамикасы" заводын ачуда катнашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев районның беренче мактаулы гражданины булды. Ришат Хәбипов сүзләренә караганда, әлеге мактаулы исем "республикада, Россиядә районның үсеше һәм чәчәк атуына, абруен күтәрүгә өлеш керткән өчен" бирелә.
22 ноябрь көнне Казанда "Рубин" футбол клубына илебез чемпионатының алтын бүләкләрен тапшырдылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
21 ноябрь көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераннарына автомобиль ачкычлары тапшырды.
21 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Халык шагыйре Шәүкәт Галиевкә (Идиятуллин Шәүкәт Гали улы), 80 яшьлек юбилее белән котлап, “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.