ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2007 ел
чәршәмбе
24 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Мамадыш районына эшлекле сәфәр кыла. Әлеге сәфәрне Минтимер Шәймиев "Вамин-Татарстан" ачык акционерлык җәмгыятенең райондагы аграр фирмалары белән танышудан башлады.

23
октябрь, 2007 ел
сишәмбе
23 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Президентының хөкем ителгән кешене ярлыкау мәсьәләләре буенча киңәшчесе Анатолий Приставкинны кабул итте.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасының 2007 елга бюджеты турындагы" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында"гы Законга кул куйды.

22
октябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Билгеле булганча, быел республика мөгаллимнәренең Зәй шәһәрендә узган традицион август киңәшмәсендә, киң катлам халык арасында аң-белем таратуның бер юлы буларак, Татарстанда Халык университетын ачу турында килешенгән иде. Анда республиканың күренекле шәхесләрен җәлеп итеп, төрле темаларга ачык лекцияләр оештыру мөһимлеге сөйләшенде. Шулай итеп, беренче булып әлеге лекцияләр циклын Татарстан Президенты ачып җибәрде.

20
октябрь, 2007 ел
шимбә
20 октябрь көнне Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарларының республика форумы узды. ТР Фәннәр академиясе конференцияләр залына республиканың иң актив иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары, дәрәҗәле эшлекле даирәләре вәкилләре, күренекле фән һәм сәнгать әһелләре - барлыгы 600дән артык кеше җыелды. Форум эшендә "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

19
октябрь, 2007 ел
җомга
Казанга биоягулык сәнәгате үсеше темасына фикер алышу максаты белән килгән мәртәбәле кунаклар - РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевның эш визиты, республиканың Лаеш районы Усады авылында башланып китте.

19 октябрь көнне иртән "Казан" халыкара аэропортына РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов белән Россия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевны алып килгән самолет төшеп утырды. Аэропортта мәртәбәле кунакларны ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев каршы алды.

18
октябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фондының 2007 елга бюджеты хакында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы Татарстан Республикасы Законын имзалады.
18 октябрьдә ТР Дәүләт Советында 33-нче утырышның икенче эш көне уза. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль район башлыклары, РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутатлары, хокук яклау органнары вәкилләре дә катнаша.

17
октябрь, 2007 ел
чәршәмбе
17 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "ТриГранит Девелопмент Корпорэйшн" компаниясе президенты һәм Директорлар советы рәисе Шандор Демьянны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International