ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2007 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы утыз өченче утырышы үз эшен 17-18 октябрь көннәрендә дәвам итә. Чәршәмбе утырышынд ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

13
октябрь, 2007 ел
шимбә
Ел саен авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, республикада алдынгы игенчеләрне һәм терлекчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итү матур традициягә керде. Быел да 13 октябрь көнне Казанда уңыш бәйрәмен билгеләп үттеләр.

12
октябрь, 2007 ел
җомга
12 октябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев соңгы вакыта азык-төлеккә бәяләр үсү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Анда республиканың ТР Дәүләт Советы, төрле министрлык җитәкчеләре катнашты.
Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзәрате рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдингә һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхаковка Ураза бәйрәме уңаеннан котлау телеграммалары җибәрде.

11
октябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе

11 октябрьдә Өфедә Дәүләт Советының күчмә утырышы узды. Анда Россия төбәкләренең икътисади үсеше өчен инвестицияләр җәлеп итү проблемасы һәм шул уңайдан дәүләт органнары күрергә тиеш чаралар каралды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты. 


9
октябрь, 2007 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевтан татарстанлыларның зур хезмәт җиңүе - биш миллион тонна ашлык суктырулары белән котлаган телеграмма килде.

5
октябрь, 2007 ел
җомга
5 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе" ФДУП территориясендә үткән "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" (БАК) ААҖ Идарәсе утырышында катнашты.
5 октябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча Фәррахов Айрат Зәки улы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде.


4
октябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев чирәмдәге хоккей командасы коллективына, "Диномо" җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка, клуб президенты Рөстәм Сабировка, баш тренер Араик Маргарянга Россия чемпионы исемен яулауга бәйле рәвештә котлау телегараммасы җибәрде.

3
октябрь, 2007 ел
чәршәмбе
3 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Аксенов - фест - 2007" Беренче халыкара әдәби-музыкаль фестивалендә катнашучы мәдәният әһелләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International