Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
1
октябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Владимир Путин "Бердәм Россия" партиясенең кандидатлар исемлеген җитәкләргә ризалыгын белдерде
1 октябрьдә Мәскәүдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VIII Съезды үз эшен башлады. Сәясәтчеләр очрашуында Россия Президенты Владимир Путин, партия Рәисе Борис Грызлов чыгыш ясадылар. Чарада партиянең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев, "Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов катнаша.
Татарстан "бердәмроссиялеләре" Бөтенроссия партия съездына китте
30 сентябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге делегатлары партиянең Бөтенроссия съездына китте. Китәр алдыннан Казан вокзалы каршында партия активистларның тантаналы митингы булды.
15
сентябрь, 2007 ел
шимбә
Татарстаннан бишенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка "Бердәм Россия" партиясеннән 22 кандидат тәкъдим ителә
15 сентябрьдә "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XII хисап-сайлау конференциясе үзенең эшен дәвам итте. Конференциядә алдагы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка күрсәтелгән һәм республиканың барлык төбәк бүлекләрендә якланган кандидатлар расланды.
10
сентябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты чираттагы ялга китте
10 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тормыш иптәше белән чираттагы ялга китте.
Минтимер Шәймиев "Валдай" Халыкара дискуссия клубы әгъзалары белән очрашты
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Валдай" Халыкара дискуссия клубының IV утырышы эшендә катнашты.
7
сентябрь, 2007 ел
җомга
Минтимер Шәймиев: "Алтын мөнбәр" Халыкара мөселман киносы фестивале изге идеяләре белән һаман да күбрәк дәүләтләрне үзенә җәлеп итсен иде"
7 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Алтын мөнбәр" III Халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ачылышында катнашты.
Минтимер Шәймиев РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесен кабул итте
7 сентябрьдә яңа тикшерү органы - Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты эшли башлый. Шул уңайдан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТР Прокуроры Кафил Әмиров һәм РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе Владимир Киршинны кабул итте.
6
сентябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Гарәп илләре бизнесменнары Татарстан белән икътисадый багъланышларны тагын да киңәйтергә җыена
6 сентябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев гарәп илләренең сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль Берлеге президенты, Fransabank Group компанияләр төркеме башлыгы Кассар Аднан җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
Минтимер Шәймиев ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министр Рафис Хәбибуллинны шәхси составка тәкъдим итте
6 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Казан" милли-мәдәният үзәгендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгын - ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министр Рафис Хәбибуллинны шәхси составка тәкъдим итте.
5
сентябрь, 2007 ел
чәршәмбе
"CITOGIC-2007" конгрессында ягулык-энергетика комплексындагы югары технологияләр турында фикер алышына
5 сентябрь көнне Казанның "Корстон" комплексында XVII "Газ, нефть сәнәгате, энергетика һәм югары элемтә технологияләре" "CITOGIC-2007" халыкара конгрессы эшли башлады. Тантаналы ачылышта һәм конгрессның пленар утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз